Количество результатов: Загрузка , поиск занял 1.676 сек.

Результаты поиска

  1. Ни әйтсә дә әйтсен, тик айнык сүзен әйтсен! Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  2. Ходай бирмеш көн алар, ниндидер үзләре генә белгән сылтау табып, кемгә дә булса бармыйча, кемнең дә булса чәен эчеп кайтмыйча калмыйлар. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  3. Бүлмәгә кергәч тә, Вафа миңа: — Син утырып тор, менә газеталар караштыр, ә мин өстемне генә алыштырып алыйм, — диде һәм чөйдән чиста күлмәген, чалбарын, карават астыннан йомшак чүәкләрен алып, кухняга чыгып китте. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  4. Эштән кайткач та, һичнигә карамыйча, иң элек юынып, өстен алыштыру — бу аның көндәлек кагыйдәсе. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  5. Бүгенге «красная татария» газетасын хәвефләнебрәк кулыма алдым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  6. Газета игътибарын җәлеп итәрлек дәрәҗәгә үсмәгәнбез әле без — моның өчен аңа үпкәләп булмый, билгеле. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  7. Вафа юеш чәчен артка тарый-тарый килеп керде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  8. Озынча зур бите алсуланып киткән, өстендә ап-ак күлмәк белән шәп үтүкләнгән кара чалбар, билен тар каеш белән кысып буган — егеткә карап торуы күңелле! Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  9. Менә ул пыяла шкафтан ике стакан, шикәр савытын, кофе тартмасын алып өстәлгә куйды. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  10. Арпа кофесын күп эчкәнем бар, ләкин моны, каяндыр эссе илләрдән килгәнен, хәтерләмим дә. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН